36 яшьлек хатын-кыз могҗиза белән исән калган
Хәвеф-хәтәр

36 яшьлек хатын-кыз могҗиза белән исән калган

Зыян күрүченең шушы йортта яшәве ачыкланган, әмма ире белән арасында тавышлану булу-булмавы турында төгәл мәгълүмат юк

Казанның Адоратский урамында булган фаҗигале хәл турында хәбәр ителде. 36 яшьлек хатын-кыз, күпкатлы йортның икенче катындагы тәрәзәдән егылып, могҗиза белән исән калган. Шаһитларның сөйләвенә караганда, аның ире аны тотып калырга тырышкан, ләкин, кызганычка каршы, өлгермәгән, дип яза Ватаным Татарстан.

Хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аның башына зыян килгән һәм тәнендә сынган урыннары да бар. 

Зыян күрүченең шушы йортта яшәве ачыкланган, әмма ире белән арасында тавышлану булу-булмавы турында төгәл мәгълүмат юк. Хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү эшләре башланган.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев