Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Соңгы унбиш елда Татарстанның алты меңнән артык сугыш ветеранына торак бирелгән

Соңгы ветеран фатир белән быел Җиңү бәйрәме алдыннан тәэмин ителгән.

Соңгы унбиш елда Татарстанның 6 200 ләп Бөек Ватан сугышы ветеранына — сугышта катнашучыларга, сугыш инвалидларына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш аркасында тол калганнарга торак бирелгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында брифингта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Марат Зарипов хәбәр иткән.

«Бөек Җиңүнең 75 еллыгында Дәүләт торак фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын төгәлләде. Соңгы ветеранга фатир быел Җиңү бәйрәме алдыннан бирелде. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, республикада алты меңнән артык ветеран тораклы булды», — дигән Марат Зарипов.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды

 

Ул 2005 елдан бирле Дәүләт торак фонды җиде программа буенча социаль торак белән тәэмин итүен искәрткән.

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар Бөек Җиңүнең 75 еллыгы Бөек Ватан сугышы