Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Арборның акъәбисе

Арбор авылында гомер итүче, 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаучы Нәкыя Фәсхетдин кызы Таҗетдинова авылның акъәбисе булып гомер итә.

Ишле гаиләдә үсеп, үзе дә 8 балага гомер бүләк иткән ана бүген онык һәм оныкчыкларга бик бай. 14 оныгы, 22 оныкчыгы янәшәсендә хәзерге көннән канәгать булып, һәркайсының тормышлары белән кызыксынып гомер итә.

– 12 яшемнән ат җиктем, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Ач килеш Шәмәрдән урманнарын кискән чаклар әле дә төшләргә кереп йөдәтә. Тамагыбыз берәр кайчан ипигә туяр микән дип уйлый идем. Шөкер, гомер бетмәгәч,  мул заманаларны да күрү насыйп булды. Бүгенге көндә теләгем бер генә: ил-көннәр тыныч булсын да, балаларыбызга, онык-оныкчыкларыбызга ятимлек ачылары насыйп итмәсен Аллаһы Тәгалә, – дип тели Нәкыя апа.

Бик яшьли тол калып, балаларын ялгыз үстергән Нәкыя апа. Бүген инде алар үзләре әби-бабай.

– Әниебез янына килү үзе бер бәхет, сөенә-сөенә киләбез. Гел хәрәкәттә булды ул, хезмәттән курыкмады. Безне дә хезмәт тәрбиясе белән, эшкә өйрәтеп үстерде. Без аңа хәерле гомер, исәнлек-саулык телибез. Бу нигездә әтиебезнең әнисе 96 яшендә гомер куйды. Килен кайнана туфрагыннан диләр, шуңа күрә әниебезгә Аллаһы Тәгалә озын гомер биргәндер, – диләр Балтачта, Яңа Салавычта яшәүче кызлары.

Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов тарафыннан юбилярга Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хаты, район башлыгы Рамил Нотфуллинның котлавы һәм бүләге тапшырылды. Нәкыя апа Таҗетдинованы шулай ук Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, «Арбор» җәмгыятеннән килгән вәкил Марат Таҗиев та туган көне белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен ирештерде.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшьлек юбилей