Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Редакциядә эшләгән ветеран

Чепья авылында яшәүче хезмәт ветераны Әминә апа Сәмигуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

«Хезмәт» белән юбилеен бер елда билгеләп үтүче, алай гына түгел, Балтач районы Чепьяга кайтып торган елларда газета редакциясендә эшләгән өлкәнебез бүген дә ул елларны бик яхшы хәтерлим, редакция кечкенә йортның бер бүлмәсендә урнашкан иде, кеше аз, йөгерә-йөгерә эшләргә туры килде, ди ул.

Әминә апа үзе Нөнәгәр авылында туа. Михнәтле сугыш һәм сугыштан соңгы еллар авырлыгын кыз балага үз җилкәсендә татырга туры килә. Мәктәптән соң Чепьяга эшкә урнаша, әмма гаилә хәле буенча яңадан туган авылына кире кайтырга мәҗбүр була. Авылда осталар нәселеннән булган, кулында тимердән ут чыгарган Рәкыйп ага белән тормыш коралар. Язмыш бу гаиләне яңадан Чепья авылына кайтара. Әминә апа мебель фабрикасына эшкә урнаша, Рәкыйп абый бик җаваплы һәм кирәкле оста була, машина радиаторларына җан өрә. «Сельхозтехника»ның Чепья бүлекчәсендә ул лаеклы ялга чыкканчы шушы һөнәрен җиренә җиткереп башкара, берничә ел пенсиягә чыккач та эшен дәвам итә.

Әминә апа берсе артыннан берсе туган өч баланы тәрбияли, аларны тәртипле, хезмәт сөючән булып үсүләре өчен тырыша. Ике кызлары да медицина училищесын тәмамлагач, республика балалар клиник хастаханәсенә билгеләнәләр. Һәр икесе дә өлкән шәфкать туташы булып озак еллар хезмәт итәләр, олылары инде лаеклы ялда, икенче кызы 40 елдан артык шунда эшли.

Әминә Сәмигул-линаны тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, ветеран лаеклы ялга эшләп чыккан мебель фабрикасыннан вәкилләр килделәр. Инде олыгайдың, үзеңә уңайсыз булыр, дип кызларым кыш көнннәрендә Казанга алып китәләр. Анда бик рәхәт, әмма мин Чепьямны бик сагынам, мондагы өемдә һәр җиһаз кадерле, һәрберсе матур хатирәләрне яңарта. Яз җитүгә йөрәк ашкынып тибә башлый, шушында кайтасы килә. Туган якның һавасы да шифалы аның, ди Әминә апа. Туган ягыңны яратып, шушыннан көч алып озак еллар яшә әле, хөрмәтле ветеран!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чепья авылы хезмәт ветеран