Казан юлында машина дамба астына очкан
Юл хәрәкәте иминлеге

Казан юлында машина дамба астына очкан

Аек бәндә аңларлык: юлларда тиешле тизлек белән идарә итү кирәк!

ЮХИДИдан алынган мәгълүматлар буенча,  бүген иртәнге сәгать 7 тулганчы Балтач чигендә юл һәлакәте булган. Шофер тиешле тизлек сайламаганлыктан, һәлакәткә юлыга, машина юл астына төшеп каплана. Быелга чыккач кына да шофер инде 3 мәртәбә штрафка тартылган. Пассажиры кулы сынып, Арча хастаханәсенә озатылган. Шофер да, пассажир да Арча районы кешеләре.  

Зинһар, сак булыйк юлларда, тиешле тизлек белән идарә итик.


Нет комментариев