Куркыныч фаҗига: өч кешенең гомере өзелгән

Арча районында, “Рено-Дастер” һәм “Тойота” машиналары бәрелешеп, 3 кешенең гомерен өзелде. Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Алисә Сабирҗанованың өч баласы ятим калды. “Тойота” рулендәге 53 яшьлек Нәкыйп абыйның балалары, хатыны, әнисе зар елый.
– Бу гаиләгә барып хәл белергә дә йөрәгем җитми. Ул йортлардан кеше болай да өзелми. Иртәгә барырмын дип торам. Бик авыр хәл. Бөтен авыл елый. Бер мизгелдә өч кешене югалттык, – ди Ашытбаш авылы җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин. – Нәкыйп мәктәп автобусын йөртә иде. Ашыкканын, кагыйдә бозганын бер дә ишеткәнем булмады. Үз машинасы белән Арчага барырга чыккан. Кайтканда, Казанда яшәүче авылдашыбыз Илфат Галимуллинны утырткан. Машинада өченче кеше Алисә Сабирҗанова булган.
Фәһим абый авылдашы Алисәне бик яратып искә алды. Кечкенә генә булса да, бик тә тере хатын булган. Ире Айрат белән өч бала тәрбияләгәннәр. Беренчесенә – 14, икенчесенә – 13, өченчесенә – нибары 2 яшь икән.
– Мәдәният йортында эшли генә башлаган иде. Үзешчән сәнгатьтә дә катнашты. Бик тырыш гаилә алар. Баштарак каенаналары белән тордылар. Ире белән яңа гына йорт салып чыкканнар иде. Өченче балага тиешле җирне рәсмиләштереп бетерделәр генә. Бик авыр хәл инде бу. Сабыйлар нишләр? Минем үземә дә бик кыен. Көн саен күрешеп, исәнләшеп йөргән баланың үлеменә йөрәк ышанмый, – ди җирлек башлыгы.
Казаннан кунакка кайтучы Илфат абыйга – 55 яшь. Үз машинасы булса да, ул бу юлы юлга җәяү чыккан була.
Икенче машина йөртүчесе 45 яшьлек Рафис Җәләев әлегә Арчаның район хастаханәсендә ята.
– Янына кеше кертә башлаганнар. Кешеләрне таный, сөйләшә икән. Бөтен авыл белән терелүен көтәбез. Ике кечкенә баласы бар бит. Аларны аякка бастырырга кирәк, – ди Яңа Шашы җирле үзидарәсе хезмәткәрләре.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 16:11Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган Балтачта узган тәүлектә тагын бер кешедә Covid-19 коронавирус инфекциясе табылган3701
-
18 гыйнвар 2021 - 14:462020 елда Казанда аерылышучылар саны кимегән Узган елда аерлышу турында 4 меңгә якын акт теркәлгән, бу 2019 елга караганда 18 процентка кимрәк.4101
-
18 гыйнвар 2021 - 14:18Республикада барлыгы 57 урында коронавирустан вакцина ясатырга була ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19дан прививка ясатыррга мөмкин булган медицина учреждениеләре исемлеген төзеде4901
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар18500
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар96700
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.92702
-
17 гыйнвар 2021 - 12:41Ниһаять, ИлСаф өйләнгән 15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)81603
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика