1 октябрь көнне район мәдәният үзәгенең тамаша залында инә төртерлек тә урын юк иде. Балтач һәм Балтач зонасы авылларыннан чакырылган өлкәннәр өчен мәдәният үзәге хзмәткәрләре көче белән хәзерләнгән зур концерт-тамаша күрсәтелде.
Чирек гасырдан артык бергә гомер итүче парларны котладылар. Бәйрәм тантанасында башыннан азагына кадәр катнашып, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады, аларның җәмгыятьтәге урыннарын югары бәяләп, тормышларында бәрәкәт, сәламәтлек теләде.
Район кураторы Айрат Шәфигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау җиткерде.








Калган фотоларны биредә карый аласыз: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html
Нет комментариев