Балтачлылар Универсиадага әзерлек чорында да, чаралар барышында да зур активлык күрсәтте.
Беренчеләрдән булып тарихи чарага янгын сакчылыгы бүлегеннән 3 хезмәткәр, «КамАЗ» машинасы, район полиция бүлегеннән 22 хезмәткәр җибәрелде. Мәдәният бүлеге дә чаралардан читтә калмады. «Универсиада паркы»нда 160 кешедән торган коллектив башкала кунакларына концерт тәкъдим итте. Район кулланучылар җәмгыяте исә Универсиада дәвамында кунакларны, катнашучыларны татар халкының милли ризыклары белән сыйлады.
Нет комментариев