Табигатьтә яз хакимлек итә башлауга, тирә-юньне чистарту буенча өмәләр башланып китә.
1 апрельдән Татарстанда, шул исәптән Балтачта да санитар икеайлык игълан ителә. Аның максаты - республикабызны экологик яктан чиста төбәк итү, җирлегебезне чүп-чардан арындыру, без яшәгән тирәлекне гөлбакчага әйләндерү.
Чисталыкка битараф булмаучылар капка төпләрен җыештырырга да өлгерде инде. Алар ял көннәрен көтеп ятмый, атна уртасында да кичләрен тирә-якны чүптән арындыра. Андыйларга "Афәрин!", диясе генә кала.
Нет комментариев