Ел да 8 июль көнне илебездә "Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне" билгеләнеп үтә. Бу бәйрәмнең иң күркәм чарасы булып "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшыру тора.
Балтач районында да бу көнне бәйрәм чаралары булып узды. Шулай ук әлеге күркәм көндә районыбызның 4 пары никахларын рәсмиләштерде. Изге котлау теләкләре белән беррәттән яшь гаиләләргә "Семейные страницы" дип исемләнгән информацион брошюралар һәм истәлекле бүләк-картиналар тапшырылды. Яшьләрне котлауда районыбыз волонтерлары да катнашты.
Бәйрәмнең төп бүләген - "Мәхәббәт һәм тугрылык" медален Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин Борнак авылында яшәүче Гарифҗановлар гаиләсенә өйләренә барып шәхсән үзе тапшырды. Сания һәм Габдуллаҗан Гарифҗановлар балаларына, оныкларына, оныкчыкларына һәм авылдашларына үрнәк булып, 56 ел парлы гомер кичерәләр.
Районыбызның үрнәк гаиләсенә бу көнне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова, ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Борнак авыл җирлеге җитәкчесе Шамил Хәбибуллин, "Борнак" җәмгыяте директоры Рәфкать Нәҗипов тарафыннан да изге теләкләр яңгырады. Гарифҗановлар гаиләсенә истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирелде.
Нет комментариев