Кышлаучы кошлар өчен универсаль ризык – кыздырылмаган һәм тозсыз көнбагыш орлыклары.
«Кошларны сезонлы тукландыру буенча чаралар районда кыш буе уздырылачак. Кышлаучы кошлар өчен универсаль ризык – кыздырылмаган һәм тозсыз көнбагыш орлыклары. Киптерелгән миләш һәм боярышник белән тукландырырга мөмкин», - дип сөйли «Балтач» дәүләт тыюлыгы белгече Илфина Ильина. Шушы көннәрдә Салавыч балалар бакчасы территориясендә кошлар өчен җимлекләре урнаштырылды.
- Хәзер без балалар белән көн саен җимлекләрне күзәтеп торачакбыз, - диделәр Салавыч балалар бакчасы сабыйлары.
Нет комментариев