Балтачта плоггинг-марафон узды
Плоггингта ике кешедән торган команда белән дә, индивидуаль рәвештә дә катнашып була иде
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре, «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре белән берлектә, үзенчәлекле чара үткәрде. Әлеге чарага волонтер яшүсмерләр җәлеп ителде. Башта алар эколог һөнәре турында лекция тыңлады, соңыннан «Сабантуй» ял паркын чүпләрдән арындыру максатыннан, плоггинг-марафонда катнашты.
Плоггингта ике кешедән торган команда белән дә, индивидуаль рәвештә дә катнашып була иде. 20 минут эчендә 16 волонтер барлыгы 11 кг 600 гр чүп җыйды.
Призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Галиева Рәзинә (1 кг 950 гр чүп җыйды)
Гилязова Дилә (1 кг 150 гр чүп җыйды)
Габдрахманова Самира һәм Габделбарова Нәргизә (2 кг 100 гр чүп җыйды)
Һәрбер катнашучы экопакетларда үз бүләген алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев