"Бер вакыт юк туктап елмаерга, Бер минут юк туктап еларга..."
Райондашыбыз Эльвира Ибраһимованың фаҗигале үлеме тетрәндерде, сискәндерде. Әле кайчан гына сайтыбызда аның турында язма дөнья күргән иде. Ул язучы Г.Гыйльмановның "Авылга хат" дигән шигырен видеоязма аша сайт укучыларына җиткергән иде. Әлеге язманы Эльвираның якты истәлегенә бгышлап янәдән кабатлап тәкъдим итәбез.
Райондашыбыз Эльвира Ибраһимова башкаруында Галимҗан Гыйльмановның "Авылга хат" дигән шигыре беркемне дә битараф калдыра алмый.
Эльвира Ибраһимова "Иман" радиосы мөдире булып эшли. Таузар иле авылында туып-үскән, заманында Балтач гимназиясендә эшләгән Эльвира Балтачка еш кунакка кайта. Концертларга якташыбыз башкаруындагы шигырьләрне тыңлап кем генә хозурланмый икән. Гади, тыйнак һәм ягымлы Эльвираның үзенә генә хас тавышы күңелләргә үтеп керә, уйланырга мәҗбүр итә. Сәхнәдә үз-үзен тотышы бер сокландырса, сәгатьләр буе яттан шигырь сөйләү сәләте тагын бер кат гаҗәпләндерә.
Райондашыбыз Эльвира Ибраһимова башкаруында Галимҗан Гыйльмановның "Авылга хат" дигән шигырен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Рәхим итеп тыңлагыз, күңелегездә генә булса да, туган авылларыгызга сез дә хат языгыз.(Г.Газизуллина)
Нет комментариев