Бистә юлларында сак булыйк
Җәмгыять

Бистә юлларында сак булыйк

Бистә юлларында язгы су үзенеӊ тискәре эшен дәвам итә. Асфальтта көздән барлыкка килгән чокырларга су тула, нәтиҗәдә аныӊ астына керә, болай да тотрыклы булмаган түшәген йомшарта.

Кемнәрдер инде хәстәрен күрә, фотода үзәк парк урамыннан күренеш. Машиналар белән хәрәкәт иткәндә зыян салмас өчен һәм дә җәяүлеләргә салкын, пычрак су аттырмас өчен безгә, шоферларга тизлекне киметергә кирәктер. Үзебезгә дә тыныч булыр, кеше каргышын да алмабыз, шәт.

 


Нет комментариев