Бушка чәй эчертәләр, бүләкләр дә бирәләр
Җәмгыять

Бушка чәй эчертәләр, бүләкләр дә бирәләр

Редакциябезгә бер апа керде. Үзе елый, үзе сөйли. Инвалидлар сабантуе үткәргән социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт әйтергә кергән.

"Инвалидлар сабантуен бер елны да калдырмыйлар, һәр елны үткәрәләр, үткәргән саен чакыралар, бушка чәй эчертәләр, бүләкләр дә бирәләр. Уеннарына катнашасы гына килеп тора. Матур итеп яңа елларны үткәрәләр. Инвалидлар көнендә искә алалар. Ярый алар бар, алар булмаса безне кем чакырыр иде дә, кем шулай күңелебезне күрер иде. Андый җирләрдән күңелләр күтәрелеп, яшәргә өмет белән кайтыла. "Хәйрия" кибетен дә мактыйсым килә. Кибет хуҗасы Гүзәл бик ягымлы, һәрберебезне дә якын күрә, ярата. Аның кебекләр генә бу өлкәдә эшли ала торгандыр."
Апа исемен һәм авылын редакция өчен генә әйтте. Рәхмәтемне районның барлык инвалидлары исеменнән ирештерәсем килә, диде.



250

Нет комментариев