Чапшарлылар авыл белән өмәгә чыгып, сафка басуын түземсезлек белән көткән бина тирәсен чистарткан.
Чапшар авылында күптән көтелгән балалар бакчасы-мәктәп комплексы төзелә. Аның ачылуын авыл халкы түземсезлек белән көтә һәм үзләреннән нинди ярдәм кирәк булса, һәрчак булышып киләләр. Шушы көннәрдә генә дә биредә авыл халкы өмә үткәреп, бинаның тирә-ягын чүп-чардан арындырган. "Бердәм булып шундый күмәк эш башкарулары өчен ихластан рәхмәт хисләребезне белдерәбез. Киләчәктә дә һәрбер эштә аңлашып эшләргә язсын", дип хәбәр итәләр Норма авыл җирлегеннән.
Нет комментариев