Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Дәүләт бүләгенә лаеклы гаилә

Людмила Кузьминичнаны мәртәбәле бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз!

Казан шәһәрендә узган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Сизнер авылыннан Людмила Кузьминична Тарасовага югары дәүләт бүләкләренең берсен — «Ана даны» медале тапшырды. Дәүләт бүләгенә ия булган ханым «Смәел» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә хезмәт куя. Людмила Кузьминичнаны мәртәбәле бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз!

Людмила Кузьминична һәм Виталий Гаврилович Тарасовлар гаиләсе — районыбызның горурлыгы. Бер-берләрен табып кавышып, матур гаилә учагы тергезгән, кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан атлаучы хөрмәтле пар биш балага — дүрт улга һәм бер кызга гомер биргән затлар. Олы уллары Иван өйләнгән, Йошкар-Ола каласында яши. Икенчесе Дмитрий Сабадагы һөнәр училищесында укып, төзүче-ташчы һөнәренә ия. Өченчеләре Артем 9нчы сыйныфны тәмамлады, уку алдынгысы. Бишенчесе кыз бала — Маргарита, 6 сыйныфны тәмамлады. Төпчекләре Игнат балалар бакчасына йөри. Алар үзләренең мәхәббәте, сабырлыгы һәм татулыгы белән күпләргә үрнәк булып торалар. Әлеге гаилә кебек тату, тырыш һәм ишле гаиләләр — милләтебезнең горурлыгы һәм киләчәге.

Хезмәт сөючән, уңган гаилә мал асрап көн күрә, илгә игелекле хезмәт итә. Бүгенге көндә аларның мини фермаларында бин баш сыер малы бар, умарта кортлары да асрыйлар. Балалар әти-әниләре белән бергә эшләп, алар үрнәгендә хезмәт яратып үсә. Хезмәт тәрбиясендә үскән балаларның киләчәге, һичшиксез, матур булыр. Людмила Кузьминична белән Виталий Гаврилович Тарасов балалар тәрбиясенә аеруча да игътибарлы. Әлеге гаиләгә тигезлек, бәхет-шатлык, бәрәкәтле мул тормышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев