Фронтка да ярдәм итәр көчләр табалар
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз
Районыбыз волонтерлары эшчәнлегенә физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр дә кушылды
Чулпан Габделганиева — көчле рухлы шәхес, шагыйрә дә, спортчы да, оештыру сәләте дә көчле аның. Инде менә бик күп еллар "Фикердәш"ләр клубын җитәкли. Ә барыннан да бигрәк ул "Хезмәт"ебезнең якын дусты. Шушы көннәрдә генә Чулпан Габделганиеваны районның физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны берләштергән җәмгыять рәисе итеп сайлап куйдылар. Әлеге җәмгыятьнең бүгенге көндә роле урынлы, соңгы еллар эчендә ул эшчәнлеген рәсми рәвештә алып баруга иреште, үзенең хисапчысы барлыкка килде, финанслау мәсьәләсе дә каралды. Димәк, яңа рәис алдында зур мөмкинлекләр белән беррәттән җитди җаваплылык та сорала. "Фикердәш«ләр клубын җитәкләп, үзалдына бурыч-максатлар куеп эшләргә күнеккән Чулпан Габделганиева җәмгыятьнең эшчәнлеген алга әйдәргә әзер. Бу хакта ул үзенең яраткан газетасы «Хезмәт» белән дә бүлеште.
— «Хезмәт» газетасы барында мин ул кадәр борчылмыйм әле, — ди ул елмаеп. — Чөнки «Хезмәт» газетасын укып, аның белән элемтә тотып, уңышларга ирешергә була. Нинди генә чара үткәрсәк тә, һәрчак район газетасы журналистларын чакырырга тырышабыз, газетада урын җитмәсә, эшебез хәбәри жанрда булса да сайтта күренә. Газетада яктырту башка инде, зарыгып көтеп алабыз без ул санны, язмалар оператив рәвештә басылып чыга, яратып укыла. Һәр атнаның җомгасында «Хезмәт» килә бүген, дип шатланып йөрибез. «Хезмәт» белән киңәшләшергә дә, зарыңны сөйләргә дә була, һәрчак туры юлны күрсәтә. Районыбызның бөтен кешесен дә "Хезмәт"кә язылырга чакырам, безнең язмышлар турында да күп языла биредә. Волонтерлар турында һәр сан саен яктыртыла, без дә, "Фикердәш«ләр, махсус хәрби операциягә ярдәм илтүчеләргә булышырга тырышабыз. Һәлак булган райо-ныбыз егетләре белән хушлашу-искә алуга да урын бирә «Хезмәт», минем дә бит апамның улы Украинада һәлак булды, урыны оҗмахта булсын энемнең, бик сагынабыз. Әнә шундый бик кадерле газета ул «Хезмәт», мәрхүм әниемне дә хәтерләтә, чөнки әнием газета киләсе көннең иртәсен, һәрбер язылучы кебек, «Хезмәт» килмәдеме икән?!" дип башлый иде, почта әрҗәсеннән алып кергәч кенә тынычлана иде, укып юана иде шул «Хезмәт» не. Үзе бер юаныч бит ул районыбыз хәбәрләрен җиткереп торучы "Хезмәт«ебез. Ташламалы язылу вакыты да, — язылырга онытмасагыз иде «Хезмәт» кә! «Хезмәт» белән яшәү күпкә җиңелрәк.
Чулпан сәламәтлеген контрольдә тотып, актив яшәү рәвеше алып бара. «Хезмәт» журналисты килгән көнне дә аның җәмгыятьнең икътисадый эшләрен башкаручы Ева Александрова белән айлык план төзеп, финанс мәсьәләләрен кайгыртып яткан мәле иде. Безнең белән эшне тәмамлагач, фронтка чәйләр тутырырга утырды, апасы Гөлшат белән бергәләшеп эшлиләр алар бу эшне, ипиләр дә киптерәләр. Сүз уңаеннан, икенче көнне үз куллары белән белән туплаган гуманитар ярдәмне Гөлшат ханым үзе кебек волонтерларны туплаган, улы кебек батырларның исемнәрен җуймаган башкаланың «Батырлар терәге» үзәгенә илтә китте, — чәйләре бик тәмле, үләннәрдән ясалган, ихласлык белән эшләнгән. Гөлсәрия апа кызы Гөлүсә Галиева, Ева Александрова улы Максим белән, Зөлфия Галиева шулай ук әнисе, Данил Хәбибуллин энеләре, сеңелләре белән, Ләйсән Хәйруллина белән улы, Данияр Мөхетдинов әти-әнисе, Ясминә Гөзәерва әтисе, әнисе, әбисе, Марат әфәнде дә әнисе белән бергә эшләп, 4000 данә чәй, 50 чиләк ипи әзерләп, волонтер Елена Вәлиева аша солдатларга озатканнар. Волонтерларның барысы да бик актив, чын күңелдән тырышалар.
Сәламәтлекләре какшау кешеләргә һәр хәрәкәт авырдан бирелсә дә, язмыш җилләренә күнеккән райондашларыбыз сынмый-сыгылмый, әнә шулай фронтка да ярдә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев