“Гаилә каласына сәяхәт”не мәктәптән башлыйсы (фото)
Җәмгыять

“Гаилә каласына сәяхәт”не мәктәптән башлыйсы (фото)

3 февраль көнне Балтач үзәк китапханәсенең уку залында гимназиянең 8, 10 сыйныф укучылары өчен "Бәхеткә илтер юллар... яки Гаилә каласына сәяхәт" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.

Укучылар гаилә кыйммәтләре турында фикер алыштылар, гаиләдәге күркәм яки гыйбрәтле күренешләр чагылган матур әдәбият, халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерделәр. Балтач районы ЗАГС бүлегеннән Люция Рәис кызы Нигъмәтҗанова бүгенге актуаль мәсьәләләр - катнаш һәм гражданлык никахлары турында сөйләде.

250

Нет комментариев