Гаилә көнендә Балтачта 2 пар өйләнеште
Җәмгыять

Гаилә көнендә Балтачта 2 пар өйләнеште

Балтач загсы бүген яңа гаиләләрне теркәде. 7нче июль көнне биредә ике пар язылышты.

Туйларын Гаилә көнендә билгеләп үтүчеләр – Хәлилов Рөстәм белән Алинә һәм Әсхәдуллин Рүзәл белән Зәлидә. Яшь парлар тормыш бәйрәмнәрен махсус Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә куймаган булсалар да, тугрылык һәм мәхәббәттә яшәргә сүз биреште.


Миләүшә Халикова


загс

Нет комментариев