Гастрольләрдә (+фоторепортаж)
"Хезмәт" газетасының быелгы 26 май санында Балтач районы мәдәният үзәге каршында оештырылган, ветераннар көче белән эшләп килүче "Сүнмәс дәрт" клубының эшчәнлеге, хәзерге вакытта кышкы сезонның ябылуы турында кыскача гына язып узган идем.
Иң беренче чирканчык ике ел элек Чаллыдагы "Энҗе бөртеге" шифаханәсендә булды. Җыр-биюгә оста булмаганга, бик чакыргач, берничә кызык хәлне сөйләп күрсәттем. Ул ял итүчеләр көче белән оештырылган концертта булды. Анда катнашкан һәркемгә шифаханә рәсеме төшерелгән кружка бүләк иттеләр.

Быелның май аенда Зәй шәһәре янындагы бик матур урман эчендә урнашкан "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә Татарстанның "Электр челтәрләре компаниясе" ветеран энергетикларының өченче форумы булды. Шунда ук (монысы әле беренче тапкыр) үзешчән сәнгать һәм кул эшләнмәләре буенча конкурслар оештырылды. Безнең вокаль ансамбль дипломга лаек булды. Ике көн бик күңелле ял иттек, сыйландык, башка районнардан килгән хезмәттәшләр белән аралаштык. Скандинавиялеләрчә йөрү буенча инструктаж уздырдылар, мастер-класс күрсәттеләр, һәркемгә берәр комплект универсаль таяк бүләк иттеләр.

Һәм менә июнь ахырында гына үзем эшләп чыккан Энергосистеманың "Балкыш" шифаханәсендә булып кайттым. Монысында ял итүчеләр катнашындагы концертка бераз әзерләнеп барган идем, юкка булмаган, кул чаба-чаба тыңладылар.
"Энҗе бөртеге" шифаханәсендә ял иткәндә Ильназ Минвәлиевның әти-әнисе Рәшит-Разия,


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев