Хат ташучы авыл тоткасы яки журналист һөнәр алыштыра
Җәмгыять

Хат ташучы авыл тоткасы яки журналист һөнәр алыштыра

Вакытлы матбугатка язылуда урак өсте. Экваторны уздык, әмма газета-журналларга язылучылар саны гына, ни кызганыч, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күпкә ким.

Моның сәбәпләрен белер өчен журналист һөнәремне хат ташучыга алыштырып карадым. Район үзәгеннән шактый ерак булган, үзем өчен дә таныш булмаган Чутай авылына тукталасы иттем. Теләгемә җирле хат ташучы Эльмира Фазыльянова да каршы килмәде. Миңа эш тәртибен өйрәтеп, авыл урамнары буйлап узарга риза булды.

Дүшәмбе, почта көне түгел, шунлыктан хат ташучы сумкасы булмау эшемне бераз җиңеләйтте. Тыкрыкларын кертеп исәпләсәң авыл урамнарының чакрымы шактый чыга. Әле аның өстенә хәл-әхвәл белешеп, шатлык-борчуларны уртаклашасы, кирәгенә киңәш-табышын бирәсе, түләү-пенсиягә кагылышлы яңалыкларны аңлатасы, заказ биргән товарны хуҗасына илтеп тапшырасы бар... Әле бу күзгә күренгәне генә. Авылда ничә йорт шуның кадәр холык дигән сүз. Аларның һәрберсенә яраклашырга кирәк. Алда саналган эшләрнең һәрберсендә башкарып чыгу насыйп булмаса да, хат ташучыга тимер ныклыгы, сабырлык кирәклегенә тиз инандым.
Хат ташучы хезмәтенең авырлыгын үз җилкәмдә тату белән беррәттән район газетасы "Хезмәт"кә чутайлыларның ничек язылуын да күзәтү сәфәремнең төп максаты иде. Әйтергә кирәк, газетага яздырту җиңелләрдән булмады. 20-25 йортны әйләнеп чыкканчы, мин физик яктан түгел, мораль яктан бик арыган идем. Хезмәттәшем Эльмира "Арыдыңмы?"дип сораса да, сер бирмәдем, юк, янәсе. Үзем эчтән генә: "Ике "КамАЗ" арбасы балчык бушатканда да моның кадәр арылмас иде" дип уйлыйм.

Халык белән эшләү җиңел түгел, ул табигатьнең үзе шикелле, бик тиз үзгәрә. Юлымда мине үзгәрүчән һава торышы озатып ййөргән кебек кешеләрнең йомшак характерлылары белән дә, туры һәм коры сүзлеләре белән дә очрашырга туры килде. Ничек кенә булса да, каты итеп эндәшергә ярамый, һәрнәрсәне тыныч кына кабул итеп, хәтта газета хакында авыр сүз әйтсәләр дә, елмаюны жәлләмичә, рәхмәт әйтеп саубуллашырга кирәк.

- Газетагызда бер җүнле әйбер дә юк... Язылмыйм... Сез бит башка газетадан күчереп язасыз, - дип тискәре фикер әйтүчеләр, мөгаен, беркайчан да "Хезмәт"не кулларына алмагандыр. Укыган кеше башка газетадан күчерәсез, дип нахак бәла якмас иде.

- Язылмагач, сәбәпләрен әйтегез, - дим.

Анысына да төгәл генә җавап бирүче табылмады. Төшке ашка кайткан бер механизатор абый гына:

- Сеңлем, газетагызны алдырмыйм, мин сайтыгызны укыйм. Сайтта барысы да бар. Район яңалыклары белән сәгате-минутында танышам, - ди.

Рәхмәт, минәйтәм. Әмма бит кулга тотып газета уку бөтенләй башка. Җыеп барып, вакыт үткәч кире кайтып укулары да нинди рәхәтлек бирә. Ә анда үзең турында язма да булса.., күз карасы кебек саклыйсың әле. Андыйлар белән даими очрашып торабыз. Авылларга чыккач, минем хакта шул елларда язганнар иде, дип бик кадерләп саклаган "Хезмәт" газетасын алып килеп күрсәтәләр.

Ә менә Кәүсәрия апа Шакирҗанова "Хезмәт"ебезгә бер генә елны да язылмый калмый икән.

- Ничек итеп язылмаска мөмкин. Үземне белә башлаганнан бирле район газетасыннан аерылган юк. Уйдырма хәлләр турында язылган басмалар бик күп, ә район хәлен бары "Хезмәт"тән генә укып белеп була. Менә быелдан сигез битле булып чыга башлау башта авырдан кабул ителсә дә, ияләштек, - ди ул.

Кәүсәрия апаның бу сүзләреннән күңелләрем булып китте. Минем белән бу минутларда табигатьтә шатланды. Минуты-минуты белән искән салкын җилне күк йөзендәге кояш нурлары алыштырды.

Сүнә барган өметләремне акларга теләп мине кызгануданмы, әллә инде авылдашлары Эльмира хакын хаклапмы "Хезмәт" газетасына язылган 12 чутайлыга мин юл буе рәхмәт укып кайттым. Журналист һөнәрем вакыт-вакыт никадәр генә авыр булса да, хат ташучыныкы кадәр түгел икән, дип нәтиҗә ясадым.
Хат ташучы чын мәгънәсендә авыл тоткасы икән бит. Ә бит күбебез аның хезмәтенең авырлыгын күзалдына да китерми. Зур сабырлык, сәламәтлек сиңа, хат ташучы. Синең хезмәт нәтиҗәң турыдан-туры абунәчеләребезнең саны белән бәйле. Ә алар нинди генә алга киткән заманда яшәсәк тә, кимемәсен иде. "Хезмәт"ебез һәр өйдә көтеп алыган кунак булсын.

250

Нет комментариев