Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Ике алма

Күптән түгел эшем буенча бер авылга барырга туры килде. Өйдә чакта фотоаппаратымның зарядкасын карарга онытканмын, анысы менә-менә үләм дип "күз кыса". Шунлыктан, батарейкалар алыйм дип кибетләренә кердем. Минем чират җиткәндә, целлофан пакетка кып-кызыл ике алма төреп тоткан олы яшьләрдәге бер ханым керде.

Кибеттәгеләрнең берсе: "Әле генә кайтып киткән идең бит, N. апа?" - дип сүз башласа, икенчесе, пакетка ымлап: "Алмаларын кире китергән", - дип аны бүлдерде.
Кергән ханымның аларның берсендә дә гаме юк иде. Ул туп-туры сатучы кызга килде: "Тәки алдыртмады. Алма ашарга тешең бармыни, илтеп бир, диде. Ашыйсым килеп, шулкадәр кызыгып алган идем... Миннән 33 сумлык шушы ике алманы да жәллисең, үзең көн саен бер пачка тәмәке тартасың дип тә карадым...
- Кашык белән кырып ашыйм дип әйтәсең калган, - ди сатучы кыз.
- Шуннан куркып гомерең үтте инде, ике алманы да сорап ашасаң, почмакка утырта да утырта инде ул ирләр. Мин дә нәкъ синең төсле пенсия алам дияргә иде,- дип сүзгә кушылды чиратта торучы ханымнарның берсе.
- Бөтен кеше шулай дип әйтә дә, мин шулай күнеккән шул инде, - диде дә, әбиебез кайтып китте.
- Гомере буе бер рәхәт күрмәде, һаман да шул ирен көйләп яши. Эчте дә, тукмады да, өеннән генә дә күпмеләр куып чыгарды бит, айлар буе кайта алмаган чаклары булды... Ни хәлләр түзәдер, белмим.
Алмаларын кире китергән әбинең әрнүле күз карашы , җанын көйдереп чыккан сүзләре шулкадәр тәэсир иткән иде - их, минәйтәм, нигә шул чакта тәвәккәлләмәдем, әлеге ике алмага акча түләп, алып бирмәдем икән, дип өзгәләндем.
- Юк, сездән дә, башка кешедән дә берни алмый, горур әби ул безнең, - ди сатучы кыз.- Әле дә ничек зарлангандыр, бер кешегә моң-зарын сөйләми ул... Аннан бит, бирсәгез дә, ире барыбер ышанмаячак, N.апа да үзе сатып алмаганны аңлата алмаячак...
Урамга чыккач та тиз генә тынычлана алмадым. Ике алма алып ашарга да хокукы булмаган әбине, әрәмгә үткән гомерен жәлләдем. "Толлык ачысын кичереп, гомере буе тормыш йөген ялгызы өстерәсә, иренә аркаланып яши алмаса да, Аллага шөкер, әни бәхетле икән әле безнең, - минәйтәм. - Ул чакта да ачлы-туклы яшәмәдек, нәкъ менә әни көненә өчәр эшкә чапканга һәм тапканын тота белгәнгә, ким-хур булмадык, хәзер барыбыз да аңа шул елларның "әҗәт"ен түләргә тырыша - ашасын, ашый алсын гына"...
Берсе - чиләк, берсе - капкач
Моннан утыз еллап элек, район редакциясендә эшли башлаган чак. Әле үзем күзаллаган "алсу" дөньядан чын тормышка "кайтып, күчеп" кенә барыш. Үземчә барысын күзәтәм, өйрәнәм һәм чит-ятлар белән күбрәк аралашкан саен күбрәк гаҗәпләнәм дигәндәй. Күрәсең, берара гаиләләрдәге тигезсезлек, ир-хатын мөнәсәбәтләренә бәйле вакыйгалар белән күбрәк "бәрелешкәнмендер", "Чиләгенә күрә - капкачы" дигән әйтемгә чишелеш эзли башладым. Үзем генә җавап табып бетерә алмаганмындыр инде, "тормыш мәктәбе"н үткән, һәр сорауга һәрчак үткен, тапкыр җавап бирә белүче, ул чакта редакциядә хатлар бүлеге мөдире булып эшләүче Фәридә апа Шакировага да шул сорауны бирдем.
- Чиләгенә күрә - капкачы, диләр дә, тик нигә тормышта бер-берсенә бик тә пар килгән гаиләләр юк диярлек. Ире уңган икән, хатыны булдыксыз, хатыны әйбәт икән, ире бер алкаш, - минәйтәм.
- Соң, балам җаным, шуңа күрә дә берсе чиләк, берсе капкач бит инде аның, икесе бергә булганда гына парга әйләнәләр, - диде ул, бик тә аңлаешлы итеп. Менә шуннан бирле гаиләләр турында сүз чыкса, ирексездән, моның кайсы - чиләк, кайсы капкач икән, дип уйлап куям...
Фото: clipartmania.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250