Илүзәне Сосна халкы хөрмәт итә
Җәмгыять

Илүзәне Сосна халкы хөрмәт итә

Сосна авыл җирлеге сәркатибе булып эшләүче Илүзә Хафизованы һәркем ягымлы, итагатьле булганы өчен хөрмәт итә.

Беркемгә дә сер түгел, сәркатип эше тавык чүпләп бетерә алмаслык. Әмма Илүзә зарлануны белми. Баштарак ул бухгалтер вазыйфасын башкарса, соңрак сәркатип итеп билгеләнә. Аның яныннан беркайчан да кеше өзелми. Ул беркемгә дә якты йөзен, тәмле телен жәлләми.

Илүзә Хафизова Балтачтан килеп эшли. Тормыш иптәше Марат белән ике малай тәрбияләп үстереп, бистәнең күркәм, үрнәк гаиләсе булып гомер кичерәләр.

250

Нет комментариев