Герой Олег Исаевның әти-әнисе Мордовиягә "Геройлар көне"ндә узачак тантаналы чарага китте.
2017нче елның 9нчы декабрендә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә Геройлар көнен билгеләп үтәләр. Бу чарага Иске Көшкәт авылыннан геройларча һәлак булган Исаев Олег Николаевичның әти-әнисе Вера Петровна белән Николай Степанович Исаевлар да чакырулы.
Исаевлар бүген иртәнге сәгатьләрдә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина озатуында ерак сәфәргә кузгалдылар.
Нет комментариев