«Париж синдромы» Кукмарада
Җәмгыять

«Париж синдромы» Кукмарада

Бүген иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә Кукмара район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә үзәк дәваханәнең регистратура бүлеге янында хуҗасыз сумка тора, дигән хәбәр алына.

- Хәбәр кабул ителү белән барлык оператив хезмәт вәкилләре дә шул урынга чыктылар, МЧС хезмәткәрләре, этләр ярдәмендә тикшерү уздырылды. Анда бернинди шартлаткыч матдә булмавы, ә кемнеңдер шәхси киемнәр салынган спорт сумкасын онытып калдырганлыгы ачыкланды, - дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.
- 13 ноябрь, җомга көнне киез итек-киез комбинатының кибетеннән дә саклау камерасында рюкзак калдырылган, дигән хәбәр алынган иде. Шулай ук тиз арада тикшерү эшләре башкарылды. Рюкзакның 12 ноябрь көнне итек алырга килгән Кизнер кешесе онытып калдырганлыгы билгеле булды. Ул сумкасын килеп алды. Бу турыда кукмара районыныӊ «Хезмәт даны» газетасы сайты хәбәр итә.

250

Нет комментариев