Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Райондашыбызның фотосурәте Татарстанның почет тактасында

Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин Җиңү көне алдыннан Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Президент Рөстәм Миңнеханов үткәргән чараларда катнашып кайтты.

Утыз биш ел район эчке эшләр бүлегендә намус белән хезмәт куйган Мансур Хәсбиуллин гади милиция хезмәткәреннән подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә, хезмәттәшләре һәм халык арасында зур абруй казана. Ул районда җинаятьчелекне киметүгә үзеннән зур өлеш кертә, үзенә хас ышандыру алымнары белән «кыек» юлга баскан күпләргә кабат тормышка кайтырга ярдәм итә.
Бөек Ватан сугышы елларында зур чыныгу алган Мансур ага еллар үткәч тә тыныч тормыш өчен көрәшә. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый. Районда ветераннар советы рәисе урынбасары, район эчке эшләр бүлегендә ветераннар советы рәисе буларак, күптөрле чаралар оештыруда башлап йөри. Әле алай гына да түгел, "Хезмәт"ебезнең даими укучысы һәм хәбәрчесе дә.

Күптән түгел Мансур абый Казан шәһәрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашып кайтты. Эчке эшләр бүлегендә озак еллар намуслы хезмәте һәм әле дә шушы юнәлештә ветераннар советын уңышлы җитәкләве өчен исеме почет тактасында урын алды.

Без дә ветеранны ихластан котлап, саулык-сәламәлек телибез. Һәрчак шулай актив булып, заман белән бергә атларга язсын сезгә, Мансур абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250