Район сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, 11 сентябрьдә, ике округта җирле үзидарә органнары депутатларына өстәмә сайлаулар узды.
Кече Лызи авыл җирлеге Советына 3 номерлы бермандатлы сайлау округы буенча Айдар Сәлимҗан улы Исмәгыйлов 63,24 процент тавыш җыеп, депутат итеп сайланды.
Шубан авыл җирлеге Советына 7 номерлы бермандатлы сайлау округы буенча Сәгурә Зәкәрия кызы Васильева 100 процент тавыш җыеп, депутат итеп сайланды.
Нет комментариев