«Сез дә төшегездә мәрхүмнәрне күрәсезме?»
«Икенче дөнья бар, дигәннәренә ничек ышанмыйсың инде...»
Картәни күптән түгел төш күргән. Әтисе белән әнисе һәм ул өчәүләп, балачактагы кебек, кулларын тотышып баралар икән. Картәни, төшендә аларның күптән үлгәннәрен аңлап, сорый икән: «Ничек сез анда яшисез?» Әтисе: «Яхшы, тик башым өши, башлык кирәк иде», — ди.
Икенче көнне картәни зиратка барып кайтырга була. Барса — әтисенең каберендә баш тирәсендә зур чокыр күрә. Ниндидер җәнлек казыган булгандыр инде. Менә ничек ышанмыйсың инде теге дөнья бар дигәнгә.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев