Сосна авылында яшәүче Илдар Әскаров карандаштан өй салган.
Баксаң, бер үк юанлыктагы нечкә бүрәнәләрне шулай атыйлар икән. Олы юл буеннан барган чакта әлеге өй әллә каян күренеп тора. Йорт эчендәге барлык балта, тимер эшләрен Илдар үзе башкарган.
Илдар "Сосна" җәмгыятендә тракторчы булып эшли. Тормыш иптәше Энҗе белән ике бала үстерәләр. Сосна авылы әнә шундый Әскаровлар кебек күркәм, тырыш гаиләләре белән данлыклы да инде.
Нет комментариев