Су спорт төрләре буенча Европа чемпионаты Татарстанда 2028 елда узарга мөмкин
Турнир 2024 елда уздырырга тиеш иде, әмма үзгәрешләрдән соң чемпионатны 2028 елга күчерделәр
Россиянең су спорт төрләре буенча Европа чемпионатын 2028 елда кабул итәргә хокукы бар. Бу хакта ТАССка European Aquatics Президенты Антониу Силва хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, башта Россия турнирны 2024 елда уздырырга тиеш иде, әмма үзгәрешләрдән соң чемпионатны 2028 елга күчерделәр. Хәзер European Aquatics ситуациягә бәя бирергә һәм аны барлык кызыксынган яклар белән, шул исәптән Россиянең су спорт төрләре федерациясе һәм Татарстан хөкүмәте белән фикер алышырга тиеш.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев