Оештыручылар акция статистика белән кызыксынуны арттырырга һәм статистик мәгълүматларны аңлауны яхшыртырга ярдәм итәр дип өметләнәләр
13-22 октябрьдә Татарстан халкы VIII статистик диктантка кушыла алачак. Бөтенроссия белем бирү акциясен Россия Дәүләт статистикасының 215 еллыгы уңаеннан Росстат уздыра.
Үз белемнәреңне онлайн тикшереп булачак. Катнашучыларга тестның ике варианты тәкъдим ителәчәк: 15 биремнән торган мәктәп дәрәҗәсе һәм 30 сораудан торган тирәнәйтелгән дәрәҗә. Диктант тәмамланганнан соң һәркем исемле электрон сертификат алачак.
Яшенә карамастан, Россия һәм башка илләр халкы катнаша ала. Моның өчен рус һәм/яки инглиз телен белергә кирәк. Катнашучыларның яше яки башка категорияләре буенча чикләүләр юк.
Оештыручылар акция статистика белән кызыксынуны арттырырга һәм статистик мәгълүматларны аңлауны яхшыртырга ярдәм итәр дип өметләнәләр.
Вести Татарстан
Нет комментариев