Татарстанлыларны «Хезмәт кешесе» премиясендә катнашырга чакырдылар
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясенә гаризалар кабул ителә башлау турында хәбәр итте.
Премия Россиядә уңышлы һөнәри практикаларга ярдәм күрсәтү һәм остазлык институтын үстерүгә юнәлтелгән. Ул белем бирү проектларын, остазлык программаларын, яшь белгечләргә ярдәм итү һәм төбәк кадрлар үзәкләрен үстерү бурычларын үз эченә алган экосистеманың бер өлеше булып тора.
Бүләк инженерларга, табибларга, укытучыларга, эшкуарларга һәм башка төрле һөнәр ияләренә ярдәм күрсәтү өчен гамәлгә куелган.
Премия номинацияләре:
«Технологик лидер»;
«Иң яхшы остаз»;
«Яшь белгеч»;
«Гаилә хезмәт династияләре»;
«Ветераннар советы»;
«Хезмәт аша патриотик тәрбия бирү».
Премиядә Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнаша ала.
«Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе өч этапта узачак. Төбәк этабына гаризалар 2026 елның 17 июленә кадәр chelovek_truda@rambler.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
Төбәк этабы җиңүчеләре 2026 елның сентябрендә билгеләнәчәк. Федераль этап лауреатларын бүләкләү тантанасы декабрьдә узачак. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле билгеләр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев