Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанның креатив индустрияләре вәкилләре өчен аренда түләү буенча ташлама кертелде

Конкурс буенча сайлап алуны агымдагы, 2026 елда Татарстан Мәдәният Министрлыгы үткәрәчәк

Татарстанда креатив (иҗади) индустрия субъектларына тиешле индустрияләргә ярдәм итү инфраструктурасына караган, шулай ук креатив кластер формалаштырганда кулланыла торган республика мөлкәтеннән файдаланган өчен аренда түләү буенча ташламалар рәвешендә ярдәм чарасы кертелде. Республика Министрлар Кабинеты карарына ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Төбәк территориясендә эшчәнлек алып баручы креатив (иҗади) индустрияләр реестрына кертелгән һәм эшләре халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләре буларак классификацияләнгән креатив индустрия вәкилләренә ташлама биреләчәк. Арендага бирелә торган мөлкәт креатив индустрияләргә ярдәм итү инфраструктурасына керергә яисә креатив кластер формалаштырганда файдаланылырга тиеш.

Конкурс буенча сайлап алуны агымдагы, 2026 елда Татарстан Мәдәният Министрлыгы үткәрәчәк. Киләсе, 2027 ел башыннан бу бурыч ТР креатив индустрияләрне үстерү үзәгенә йөкләнәчәк. Шул ук вакытта республиканың Мәдәният министрлыгы конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру тәртибе турындагы нигезләмәне расларга тиеш.

Ташлама аренда килешүе төзелгәннән соң биш ел дәвамында биреләчәк. Шул ук вакытта асылда ул дүртенче елдан бирелә башлаячак – аренда түләвенең 50% күләмендә. Бишенче елда ул 75% ка кадәр артачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев