Авызда эреп китә торган «Әтнә торты»
Аш-су бүлмәсе

Авызда эреп китә торган «Әтнә торты»

Тәмле булсын!

Авызда эреп китә торган «Әтнә торты» тиз әзерләнә һәм аның ингредиентлары да бик гади. 

Камыр өчен: 200 гр йомшартылган маргарин
2 йомырка
2 аш кашыгы каймак (нинди майлылыкта булса да ярый)
350 гр он
150 гр шикәр комы
1чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель)

Эчлек өчен: алма повидлосы (аның күләме сезнең юмартлыктан тора). Пычак очына элеп кенә корица (булмаса да ярый).

Эш барышы:

Йомыркага шикәр комын салып болгатып алабыз. Шуңа каймак белән маргаринны салып бутыйбыз. Разрыхлитель белән он өстәп, йомшак кына камыр басабыз. Газ мичен кабызып куябыз (мин 170 градуска куям). Камырны 4 тигез өлешкә бүлеп, җәймәләр җәеп, 10-12 минут пешереп алабыз.

Пешеп чыккан җәймәләрнең кырыйларын тигезләп кисәбез (аларны уклау ярдәмендә ваклап, тортның кырыйларына, өстенэ сибәр өчен кулланачакбыз). Җәймәләрнең арасына повидлоны җәеп, валчыгын гына сибәсе кала.

Чыганак


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев