Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

КАБАКТАН ФАЙДАЛЫ БАЛЛЫ ЦУКАТЛАР

Тәмле дә, файдалы да, кәнфитне алыштыра.

1 кг чистартып тураган кабак, 2 әфлисун, 300 г шикәр комы.
Тураган кабакны кәстрүлгә салып, шикәр комы белән болгатып куйдым. Үз суы чыгып, шикәре эреп беткәч, әфлисунны турап салдым һәм плитәгә куйдым. 10 минут тирәсе кайнаткач, сүндереп, 6-7 сәгать тоттым. Аннан дуршлагка бушатып, 2 сәгать тирәсенә калдырдым. Суы саркыгач, кабакларны электр киптергечендә 70 оСта 12 сәгать киптердем. Кипкән цукатлар ябышмасын өчен, шикәр пудрасы сибеп куям. Тәмле дә, файдалы да, кәнфитне алыштыра.
Кабакны пешергәндә чыккан сокка, 1 литрга 0,5 чәй кашыгы лимон кислотасы салып кайнатып, банкаларга тутырам. Бик тәмле һәм файдалы сок-компот була.

Кадрия ИШМУРЗИНА

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев