Трубочкалар эченә вареная сгущенка яки взбитые сливки тутырсаң да була. Чәйләрегез тәмле булсын!
Кирәк булачак:
200 гр ак май яки маргарин
ярты стакан шикәр комы
3 йомырка
он
Әзерләү тәртибе:
1. Ак майны эретәбез. Әзрәк суынганын көтәбез.
2. Шикәр комы, йомырка салып әйбәтләп болгатабыз.
3. Он салып, уртача: сыек та, куе да булмаган камыр ясыйбыз.
4. Вафельницага салып пешерәбез. Кайнар вакытта, трубочка итеп төрәбез.
Эченә вареная сгущенка яки взбитые сливки тутырсаң да була. Чәйләрегез тәмле булсын!
Автор @leilya_gafurova
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев