Ни кызганыч, соңгы елларда кешенең иң тугры дусты - атларга игътибар кими башлады кебек. Аларга алмашка "тимер атлар" килә, аларның саны көннән-көн арта бара. Шундый замана килде, атлар адәм баласына кирәк булмый башлады, ихтыяҗ бетте кебек. Әмма алай ук түгел икән әле. Соңгы елларда күп кенә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә атларның...
Ни кызганыч, соңгы елларда кешенең иң тугры дусты - атларга игътибар кими башлады кебек. Аларга алмашка "тимер атлар" килә, аларның саны көннән-көн арта бара. Шундый замана килде, атлар адәм баласына кирәк булмый башлады, ихтыяҗ бетте кебек. Әмма алай ук түгел икән әле.
Соңгы елларда күп кенә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә атларның баш санын арттыра башладылар. Бу "Арбор" хуҗалыгында да шулай. Биредә бүгенге көндә 64 ат бар, барлыгы 18 тайлары туган.
- Шушы көннәрдә тагын биш атлары колынларга тиеш, - ди ат караучы егетләр Илдус Хәйруллин белән Александр Степанов.
Нет комментариев