Хәбәр ителгәнчә, район башлыгы Рамил Нотфуллин 13 июльдән районда терлек азыгы хәзерләү буенча удар атна игълан итте.
- Барлык хуҗалыклар да үзләреннән торганның 100 проценты дрәҗәсендә эш оештыра алмасалар да, нигездә бу атнада җитештерүчәнлек бик югары булды. 40 мең 400 тонна сенаж, 7889 тонна печән хәзерләнде. Ниһаять, моңа кадәр күләме бик аз булган коры печән хәзерли алдык. Район башлыгы үз мөрәҗәгатендә ассызыклап әйткән шәхси хуҗалыкларга печән өләшүне дә бар хуҗалыклар да башлады, бер атна эчендә 5000 тонна печән бирелде, бу эш әле дәвам итә. Районда күпьеллык үләннәр урылып бетте, 1800 гектар тирәсендә теземнәрдән җыйнап аласы калды. 17 мең ярым гектарны җыйнап алу өчен ай ярым вакыт кирәк булды! - Бу без гадәтләнгән срок түгел. Билгеле, табигать шартларына сылтап, тынычланырга да була, әмма еш кына өлгерсен әле, үссен, ныгысын дип, һаман да нидер көтеп, вакытны сузабыз һәм күпне югалтабыз. Әле бу коры торган көннәрдә дә күрсәткечләрнең төрле булуы бик уйландыра. Нәтиҗәдә, үткән елгы күрсәткечләрдән шактый ерак торабыз. Дөрес, гомуми нәтиҗәләр әйбәт булыр, масса бар, алга куелган бер ел ярымлык терлек азыгы хәзерләргә дигән бурычны үти алырбыз. Әмма басудагысын вакытында җыйнап алырга кирәк бит әле. Бүген район буенча бер шартлы терлеккә 10 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән булса, "Сосна", "Якты юл", Тимирязев исемедәге, "Дуслык", "Бөрбаш", "Кама", "Активист", "Борнак", "Уңыш" хуҗалыкларында бу күрсәткеч районның уртачасыннан югары. Ә менә "Алга", "Игенче", "Татарстан", "Сорнай", "Якты юл", "Смәел", "Труд", Тукай исемендәге хуҗалыкларда бу сан 5-8 генә. Күргәнегезчә, бу хуҗалыклар арасында терлек саны бик күп булганнар да, үткән кышлатуны бик авырдан чыкканнар да, гомер булмаганча, бу исемлеккә керүчеләр дә бар.
- Удар атналыкта эш ничек оештырылды, аерым кызыксындыру чаралары күрелдеме? Белгәнебезчә, район Сабантуе көнне дә барлык хуҗалыкларда эш барды, кырдагылар моны ничек кабул итте?
- Кешечә мөнәсәбәт булса, кырдагылар эшли бит инде ул. Сабантуй көнне эшләүдән дә трагедия ясамадылар дип беләм. Эш озынайтылган бер сменада оештырылды. Башкача эшләргә механизаторлар саны да, техникалар куәте дә җитмәс иде дип уйлыйм. Әмма тиешенчә оештырганда шушы тәртиптә эшләп тә, югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Кызыксындыру чараларын урыннарда һәр хуҗалык үзе хәл итә.
- Кичекмәстән, берьеллык үләннәрне теземнәргә салуга керешергә кирәк. Хуҗалыклар һаман да борчак аз гына кузаклансын инде дип көтәләр. Юкса, инде борчакның кузагы ныгып, сусыллыгын югалта бара. Аның без күпләп игә торган "мыеклы" сорты болай да сабакка озын булып үсә, быел алар рекордлы биеклеккә җитеп килә, аларның өске өлеше чәчәктә дип алданырга ярамый, урта өлеше кузакланса, аскы өлеше инде саргаеп килә. Өстәвенә берьеллык культураларның күпчелеге асына күпьеллык үләннәр чәчелгән, алар тиешенчә үсеп китсен өчен тиз арада берьеллыкларны җыйнап алырга кирәк. Киләсе ел уңышы турында да онытырга ярамый. Берьеллык үлән культураларының 11 мең гектарда булуын да истән чыгармыйк, алда әйткәнемчә, 17 мең ярым гектардагы күьеллыкларны ай ярымда җыйнадык... Кемнәрдер борчак, арпа, солыны катнаштырып чәчте дә, ике куянның койрыгын бергә тотмакчы була, янәсе, башта әлеге культураларны бөртеккә сугып ала. Алар төрлечә өлгерә, нәтиҗәдә, бернинди файдасы булмаган катнашма килеп чыга, терлек азыгына дип чәчелгән икән, терлек азыгына җыйнарга да кирәк. Әле бит көзге чәчү өчен җир хәзерлисе дә бар, бүген бодай басуларын корткычларга, авыруларга каршы эшкәртүне, кукуруз араларын эшкәртүне, басу читләрен, юлларын тәртипләүне дә онытырга ярамый. Киләсе атнада инде комбайннар парады була. Шуңа күрә июль азагына берьеллык үлән культураларын җыйнап алуны төгәлләү өчен тырышырга кирәк.
Нет комментариев