Балтачта урып-җыюга керештеләр
Авыл хуҗалыгы

Балтачта урып-җыюга керештеләр

Районыбыз басуларында урак өсте башланды.

"Уңыш" күмәк хуҗалыгы район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып турыдан-туры көзге бодайны сугуга кереште. "Яңа тормыш" күмәк хуҗалыгы 10 гектар мәйданда игелгән "Леговская 4" дигән сортлы бодайны теземнәргә салды. Хуҗалык җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов әйтүенчә, көздән чәчелгән игеннәр зур уңыш вәгъдә итәләр, бу участокта да кимендә һәр гектареннан 40 центнердан да ким булмаган көзге бодай уңышы көтелә. Шулай ук "Якты юл", "Маяк" күмәк хуҗалыклары да урып-җыю эшенә кереште. "Кама", "Смәел" хуҗалыкларында да борчакны теземнәргә сала башладылар.

250

Нет комментариев