Иң күп ашлык ташыган шоферларга да вымпел тапшырыла
Бүген урып-җыюның беренче атна нәтиҗәләре буенча иң күп ашлык суктырып алган дүрт комбайнчыга беренче вымпеллар тапшырылды.
Беренче группадан әлеге бүләккә «Активист» җәмгыятеннән Виктор Федоров лаек булды. Икенче группадан «Якты юл» җәмгыятеннән Алмаз Гафиуллин «2026 елның иң яхшы комбайнчысы» булып танылды. Өченче группада вымпелга "Активист"тан Кирилл Федоров, ә дүртенче группада «Кызыл юл»дан Айдар Гайфетдинов ия булды.
Быелгы уракта вымпеллар узган елгы кебек иң күп ашлык ташыган шоферларга да тапшырыла. Бу атнада әлеге бүләккә «Активист» җәмгыятеннән Алексей Колесников лаек булды. Котлыйбыз!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев