Терлек санын арттыруда, сөт җитештерүдә савым сыерларыныӊ вакытында бозаулавы һәм үрчемнеӊ исәнлеген тәэмин итеп, киләчәктә көтүне яӊарту мәсьәләләре хәлиткеч булып тора.
Бу юнәлештә соӊгы айларда районыбызда бозау алуныӊ саны фаразлаганга караганда күпкә ким булуы сөт җитештерүдә үзенеӊ тискәре йогынтысын ачык күрсәтә. Шушы елныӊ март аенда хуҗалыкларда 1240 баш бозау булыр, дип көтелсә дә, ул 30 март көненә бары 1175 баш кына булды. Соӊгы көндә 25 бозау дөньяга килсә дә, 1200 баш кына була бит. Бары 3 хуҗалыкта гына бозаулар саны фаразлау булән тәӊгәл килә, ә калган 17сендә тискәре нәтиҗә. Әле елныӊ башы гына, вакыт бар, ел дәвамында куып җитәрбез әле, дип үз-үзләрен ышандырып йөргән терлекчелек белгечләренә ел нәтиҗәләрен ясаганда, кызарырга туры килмәгәе.
Нет комментариев