Смәел» җәмгыятеннеӊ гомуми җыелышларында күптән катнашканым булмаган икән. Башка хуҗалыкларда узган җыелышлардан аермалы буларак, монда кечкенә, беренче карганда әһәмияте зур булмаган фактларга да игътибар итәләр.
Җентекләбрәк караганда әнә шул ваклыклардан эшнеӊ уӊышлы булуы яисә инде табышныӊ алып бетермәгән күләме билгеләнә икән.
«Смәел» хуҗалыгы 2016 елда терлекчелек буенча хисапланган рейтингта районда беренче бишлектә. Авыл хуҗалыгы җирләренеӊ терлекләрнеӊ баш санына бүлеп карганда, алар, «Татарстан» һәм «Труд» хужалыгыннан кала, өченчедә. Ит җитештерүдә, һәр мөгезле эре терлеккә исәпләп караганда, «Кама» хуҗалыгыннан кала, икенче урында. Чыгыш ясаучыларныӊ хәрберсе, «ирешелгән уӊышлар чик түгел, әле безгә эшлисе дә эшлисе», дип үзләренә олы бурычлар куйдылар. Максат булгач, аны үтәргә кирәклеген смәеллеләр яхшы аӊлыйлар. Алдынгыларга саллы бүләкләр белән бергә аларга багышланган җыр һһәм биюләр тапшырылуы чын дәрәҗәдә аларны ихтирам итү билгесе буларак кабул ителде.
Җыелыштан тулы фоторепортаж алдарак биреләчәк.
Җыелыштан тулы фоторепортаж алдарак биреләчәк.





Нет комментариев