Биредә төзелеш эшләре тукталып тормый дигән фикер туа миндә. Җәй көне килсәң дә тук-тук килгән тавыш каршы ала, кыш көне дә шул ук күренеш.
Һәрбер юнәлешкә тотылган акчаның максатчан куллануын бухгалтерия кызлары тикшерә. Гүзәл Нәҗипова, Раилә Кәримова, Илһамия Латыйпова, Рәйсә Нәҗипова, Лилия Әхмәтҗанова, Фәридә Фазылова, Гөлфәния Гыймадиева иртәдән саннар дәрьясына кереп чумганнан, кичкә кадәр тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрен башкаралар. Монда бер санда гына хата китсә дә, хуҗалыкка күпме зыян киләсен күзаллавы авыр түгел. Шуңа да әлеге туташ һәм ханымнарның осталыклары, зирәклекләре һәм үз эшләренә фанатларча бирелеп эшләүләре хөрмәт уята.
Нет комментариев