Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Кариле амбары шаккатыра (+фото)

Кариле амбары территориясендәге чәчәкләр клумбасы һәммә кешедә соклану хисләре уята.

Нигездә без амбар тирәләрен гөлләр белән бизәүләренә бераз сәерсенеп карыйбыз. Янәсе, урыны ул түгел. Әмма күңелендә матурлык йөрткәннәр бөтенләй башкача уйлый. Авыр хезмәт башкарып та, үз территорияләрендә матур чәчәкләр үстерүләре мактауга лаек.

Кариле амбарында агарту, чистарту эшләрендә актив катнашучы Римма Шәрифҗанова вакытлы эшче булса да, үз эшенә намус белән карый. Әле алай гына да түгел, территорияне гөлләргә күмү буенча да күпме эш башкара. Әлбәттә болар берсе дә хезмәт хакына бәйле түгел. Күңел кушуы буенча, эш урынын матурлау масатыннан башкара ул аны.
Быел чәчәк төрләрен дә арттырган. Тулы бер композицияне тәшкил итүче әлеге чәчәк бакчасы өчен хезмәттәшләре Риммага бик рәхмәтле. Юкса, зур-зур оешмаларда да бу эшкә алынучылар юк, аларның тирә-ягын чүп үләннәре "бизи".
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250