Агрономнар әлегә белем ала, ә аның нәтиҗәсен уңыш күрсәтер (+фоторепортаж)
Авыл хуҗалыгы

Агрономнар әлегә белем ала, ә аның нәтиҗәсен уңыш күрсәтер (+фоторепортаж)

Әлеге минутларда «Агрохимсервис» базасында язгы чәчү алдыннан һәм аның барышында башкарыла торган эшләр буенча укулар үткәрелә.

Биредә районыбыз хуҗалыкларыннан җитәкчеләр һәм агрономнар катнаша. Атна саен була башлаган әлеге укуларга каладан килгән кунаклар: «Балтачта юклы-барлы гына укулар оештырылмый. Биредә игенчелек тармагына бик җаваплы карыйлар. Шуңа да уку барышында яңалыклар белән якыннан таныштырып, тәҗрибә уртаклашуларны да оештыралар», дип югары бәя бирделәр.
Әйе, чыннан да әлеге укуларда белгечләребез өчен бик саллы гына файдалы мәгълүматлар бирелә. Республикабыздан килгән белгечләр быелгы иртә килә дип тә килә алмаган яз шартларында эшне ничек башлап җибәрергә, ашлама кертүне кайчан башларга, агулау вакытында нинди техника кулланырга кирәклеген өйрәтә. Шулай ук кызыксындырган сорауларга да тулы җавап җиткерәләр. Әлеге чара турында тулырак тагын язачакбыз әле.

250

Нет комментариев