Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Сыер савучыларга акча һәм путевкалар өләштеләр (+фоторепортаж, видео)

«Бөрбаш» хуҗалыгында узган конкурска йомгак ясалды. Районыбызныӊ иӊ алдынгы сыер савучылары, хуҗалыкларныӊ ясалма орлыкландыру техниклары мул табын артында киеренке бәйгенеӊ нәтиҗәләрен түземсезлек белән көттеләр.

Райлоныбызныӊ артистлары аларга үзләренеӊ иӊ матур җырларын бүләк иттеләр. Менә иӊ көткән мизгелләр җитте, район башлыгы Рамил Нотфуллин җиӊүчеләрне игълан итте һәм аларга Мактау таныклыклары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Сыер саву буенча операторлар арасында җиӊүчеләр:
1. "Дуслык" җәмгыятеннән - Екатерина Игнатьева;
2. Тимирязев исемендәге хуҗалыктан - Гөлфия Гарифуллина;
3. "Бөрбаш" җәмгыятеннән - Гөлнара Вильданова.
Терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында җиӊүчеләр:
1. "Сосна" дан - Ранис Ганиев;
2. "Бөрбаш"тан - Ермек Молдашев;
3. "Сорнай"дан - Сергей Макаров.
Шулай ук конкурста катнашучылар арасында "Маяк"тан Гөлфия Салихҗанова - иң яшь, Тукай исемендәге хуҗалыктан Рәйсә Низамова иң өлкән яшьтәге сыер саву буенча оператор дигән исемнәргә ия булдылар. 36 ел «Татарстан» хуҗалыгында сыер савучы булып эшләгән Миләүшә Фатыхова ял йортына юллама белән бүләкләнде. Ә иң яшь терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы булып хезмәт юлын бу вазыйфада бер ел элек кенә башлаган "Труд" хуҗалыгыннан Римма Кузнецова танылды, ә тәҗрибәле, озак еллар буе шушы өлкәдә хезмәт куючы өлкән яшьтәге белгеч буларак "Игенче"дән Раушан Габбасовка бирелде.

Раушан әфәнде Габбасов озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырыш, фидакарь, нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше идарәсенең Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде.

Шулай ук министрлыкның әлеге идарәсе һәм "Элита" җәмгыятенең Рәхмәт хатларына "Активист" җәмгыятеннән терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы Фәридә Гыйләҗева лаек булды.
"Смәел" җәмгыятенең терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы Людмила Бидаевага да "Элита" җәмгыятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250