Бәрәңгене соңгы елларда районда нибары ике - «Татарстан» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыклар гына утыртыла.
Быел да икенче икмәкне әлеге хуҗалыклар гына игә. Бүгенге көндә ике хуҗалыкта да бәрәңге казу эше тулы көченә бара. Тимирязев исемендәге хуҗалыкта мәктәп укучылары, аграр көллиятнең Нормадагы филиалы студентлары, белгечләр һәм хезмәткәрләр эшләсә, мәйданы ягыннан зур булган “Татарстан” хуҗалыгында ике комбайн, мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләр катнаша. Басудагыларның күңеле көр, бәрәңге уңышы яхшы булгач, хезмәтләре өчен түләнәсе хезмәт хакы да югары булачак.
Нет комментариев