10 март көнне "Маяк" җәмгыятендә тракторларга техник күзәтчелек үткәрелде.
Районның баш инженерлары белән берлектә үткән техосмотрдан соң, Ор мәдәният йортында җыелыш үтте. Җыелышта «Маяк» җәмгыяте җитәкчесе Хәлил әфәнде үзе катнашты, шулай ук техосмотр вакытында да булды. Биредә кимчелекләр һәм алга куелган бурычлар турында сөйләшенде. "Маяк" җәмгыятендә 25 трактор бар, аларның барысы да, арбалары да техник күзәтчелекне әйбәт үтте, дип белдерде техник күзәтчелеккә турыдан-туры җаваплы район белгече Рифгать Фәхретдинов. Башка хуҗалыкларга да техосмотрга әлеге хуҗалыктагы кебек әзерлектә булу киңәш ителде.



.jpg)





Нет комментариев