Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Помидор орлыгын ничек алырга?

Дөрес саклаганда, томат орлыгы 4-5 ел тишелешен югалтмый.

— Быел помидор әллә ни уңмады. Бер-ике төптә генә бик яхшы, матур булып үсте. Шуның орлыгын алып калырга телим. Помидор орлыгын ничек алырга?
Рамил, Арча.

Танылган бакчачы Франс Хәлилов:
— Ошаган сортның орлыгын алу өчен, иң югары уңыш бирә торган үсемлекне сайлыйм, андагы сортына хас, дөрес формада үскән помидорны өзәм. Әгәр кырауга кадәр кызарып җитмәсә, аны өйдә өлгертергә дә ярый.

Помидорны урталай кисәргә, орлыкларын согы белән бергә алырга, 0,5 литрлы банкага салып, 2-3 көнгә әчетергә куярга кирәк. Әчегәндә күбекләнә һәм орлыклар өскә калкып чыга, шуңа көнгә 3-4 мәртәбә болгаткалап торыгыз. Әчү процессы акрынлап туктый, ә орлыклар үзләре аерыла: тулылары аска төшә, бушлары өскә калка. Өскә чыккан буш орлыкларны сак кына суы белән бергә агызырга, төпкә утырганын җыеп, 2-3 тапкыр суын алыштырып чайкарга кирәк. Газетага таратып, бүлмә температурасында киптерегез. Орлыклар бер-берсенә ябышмасын өчен, беренче көннәрдә әйләндергәләп торырга кирәк.

Киптерелгән орлыкларны кәгазь пакетка төреп, сорт атамасын, орлыкны әзерләү елын язып куям. Дөрес саклаганда, томат орлыгы 4-5 ел тишелешен югалтмый.

Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев